Зәйдә мәктәпкәчә белем бирүчеләрнең август конференциясе үтте

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

22 август көнне “Тылсымлы әкият” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирүче хезмәткәрләр өчен август конференциясе үтте. Конференция эшендә тәрбиячеләр, җитәкчеләр катнашты. Алар ”Тылсымлы әкият” балалар бакчасы эше белән таныштылар һәм тәҗрибә буенча фикер алышуда катнаштылар. Катнашучылар яңа алымнар куллану өчен кирәкле киңәшләр һәм методик кулланмалар алдылар. Киләчәктә тырышып эшләргә һәм тәртипле, фикер йөртүче балалар тәрбияләү өчен йөкләмә кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International