Татарстанда 18 меңнән артык күп балалы ана пенсиягә вакытыннан алда чыкты

2024 елның 17 мае, җомга
Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшендә чыга ала. Дүрт һәм өч бала табып үстергән аналарга шулай ук вакытыннан алда - 56 һәм 57 яшьтә пенсия билгеләнә. Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен төп таләпләр - 15 ел хезмәт стажы, шулай ук 28,2 пенсия коэффициенты булу, балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү яисә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау. Татарстанлылар үзләренең хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентлары турында мәгълүмат белән дәүләт хезмәтләре порталында таныша алалар. Сорауларыгыз булган очракта сез, 8 800 100 00 01 телефоны аша шалтыратып (шалтырату бушлай), Татарстан Социаль фонды бүлегенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз. Моннан тыш, ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат Социаль фонд сайтында һәм фонд бүлеге рәсми аккаунтларының ВКонтакте Телеграм Одноклассники социаль челтәрләрендә да урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International