Район башлыгы Р. Г. Кәримовның 9 Май - Җиңү көне белән котлавы

2024 елның 8 мае, чәршәмбе
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Илебез Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. 9 Май – илебез халкы өчен тантана көне. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр солдатның исеме Россия һәм бөтен кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Барлык буын зәйлеләр дә җиңүчеләрнең үлмәс батырлыгын хәтерлиләр, һәлак булганнарны зур хөрмәт белән искә алалар һәм геройларыбыз белән горурланалар, күпмилләтле халкыбызның батырлыгына сокланалар. Ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге безнең өчен һәрвакыт якты үрнәк булачак. Алар, берләшеп, дошманга каршы көрәшкә күтәрелделәр, барлык сынауларны намус белән үтәп, Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген якладылар. Җиңү өчен фронтта да, тылда да көрәш барган. Бу көнне без Ватаныбызның киләчәге өчен үз гомерләрен биргән сугышчыларның якты истәлеге алдында баш иябез. Җиңү көнен без хәзерге вакытта җиңел булмаган шартларда каршылыйбыз. Инде өченче ел безнең хәрбиләребез махсус хәрби операциядә катнашып, ерак бабаларының батырлыгы үрнәгендә Россия бәйсезлеге өчен көрәшәләр. Бу көнне без Ватан киләчәге өчен үз гомерләрен биргән батыр сугышчылар алдында баш иябез. Кадерле зәйлеләр! Бөек Җиңү көнендә барыгызга да чын күңелдән тынычлык һәм иминлек, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим. Бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы хәрбиләребез үз гаиләләре, туганнары һәм якыннары янына яңа җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Бөек Җиңү көне белән!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International