Бүген Дурт-Мунча, Түбән Биш һәм Кәдер авылы җирлекләрендә халык җыеннары узды. Җыенда авыл халкы белән берлектә агрофирма һәм бүлекчә җитәкчеләре, җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр катнашты. Кәдер авылында җыенны район башлыгы Р.Г.Кәримов башлап җибәрде. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов таныштырды. Авыл җирлекләрендә ел дәвамында башкарылган эшләрнең торышы һәм алдагы елга планнаштырылган эшләр хакында авыл җирлекләренең башлыклары сөйләде.