Эшмәкәрләр игътибарына!

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе
“Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”Федераль Закон(24 июнь,1998ел,№89) нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең барлык субъектлары калдыкларның барлыкка килү,куллану,зыянсызландыру һәм урнаштыру турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территорияль идарәсенә хисап бирергә тиеш.Бу табигатьне саклауга юнәлдерелгән законнарның үтәлешен тәэмин итү һәм калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә тәэсирен минимизацияләү максатында эшләнә. Алда әйтелгән хисап ел саен 1 мартка кадәр тапшырыла.Хисап периоды бер календарь елны тәшкил итә.Хисап периодында гына эшчәнлеген башлаган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары хисапны юридик затның яисә шәхси эшмәкәрнең дәүләт теркәве үтү вакытыннан билгеләнә. Хисапны вакытында тапшырмаучыларга карата административ җаваплылык каралган.Хисап формалаштыруның электрон формасы министрлыкның рәсми сайтында бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International