Өч авыл җирлегендә халык җыеннары үтте

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Дурт-Мунча, Түбән Биш һәм Кәдер авылы җирлекләрендә халык җыеннары узды. Җыенда авыл халкы белән берлектә агрофирма һәм бүлекчә җитәкчеләре,  җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр катнашты. Кәдер авылында җыенны район башлыгы Р.Г.Кәримов башлап җибәрде. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов таныштырды. Авыл җирлекләрендә ел дәвамында башкарылган эшләрнең торышы һәм алдагы елга планнаштырылган эшләр хакында авыл җирлекләренең башлыклары сөйләде. Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны тагын да үстерү мөһимлеге турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.Н. Нургатаевич ассызыклады. Бүлекчәнең еллык отчеты хакында “Зәй” агрофирмасы директоры В.Ф.Егоров чыгыш ясады. Җыенда Зәй шәһәре прокуроры Р.Р.Кәримов, участок полиция хезмәткәре Р.Р.Сәхәбиев чыгышы тыңланды. Җыенга йомгакны район башлыгы Р.Г.Кәримов ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International