ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Мирный бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Краснова Мария Тимофеевна район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлау кабул итте. Анда район ветераннар Советы рәисе М.С. Хүҗин һәм мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре катнашты.

Районыбызда яшәүче 90-яшен билгеләп үтүче барлык Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннарына Россия Президентының котлавы - рәхмәт хаты һәм район башлыгының бүләге тапшырыла.Мондый котлаулар өлкән буын кешеләрендә якты истәлек һәм онылмаслык мизгел булып кала. Бүген Әхтәм Гарипович Латыйпов 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Мөслим районы Ташлы Яр авылында туып үсә. Бала чаклары, үсмер вакытлары бик авыр вакытларга туры килә. Сугыш башлангач 1943 елны армия хезмәтенә алына. 7 ел хезмәт иткәннән соң, яңадан туган авылына әйләнеп кайта.1952 елны өйләнеп, Гөлсем апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Тукай районының Кызыл Тау, Зәй районының Кармалка, Мирный урман хуҗалыгында тракторист, шофер булып эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенгесе көндә Әхтәм абының 5 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Бүген юбилярны Зәй шәһәр башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина, “Яңа шәһәр” территриаль җирле үзидарәсе җитәкчесе Тамара Васильевна Тыткина һәм автоклуб хезмәткәрләре котлады.

Имәнлебаш мәдәният йортында сезон ачылуга карата "Чордашларым -кордашларым "дигән тематик кичә узды. Очрашуга еракта яшәүче авылдашлары чакырылган иде. Ерак араларны якынайтучы бу матур традиция ел саен дәвам итә. Кичәдә катнашучылар үзләренең моңлы жырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Кичәне Рузалия Хафизова төрле уеннар белән чиратлаштырып, бик мавыктыргыч итеп алып барды. Бәйрәм кичәсе һәркем күңеленә хуш килде.
16 нчы октябрьда “Күренекле зәйлеләр” залында Илфат Кыям улы Имамиевның юбилее уңаеннан аның шәкертләре (алар арасында М.В.Данилов та бар ) күргәзмә оештырдылар.Илфат Кыямович 1964 елдан ирекле көрәш белән шөгыльләнгән, 1970 елдан “Октябрь ” мәдәният йорты спорт залында үзенең тренерлык эшен башлап җибәргән. Биш ел дәвамында аның кул астында шөгыльләнүчеләр үзләрен ярышларда беркайчан да сынатмадылар, республика күләмендә герой шагыйрь Муса Җәлил призына үтүче татар-башкорт көрәшләрендә алдынгы урыннарны яуладылар. 1989 нчы елда күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, Илфат Имамиев “Татарстан Республикасының атказанган физкультура хезмәткәре» дигән исемгә лаек булды.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (7 нче чакырылыш)Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау нәтиҗәләре буенча республиканың территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре белән берлектә киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөххәммәтшин,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов,Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары -Татарстан Республикасының территорияләр белән эшләү бүлеге идарәсе башлыгы Илнур Гариповлар катнашты. Киңәшмә котлау тантанасы белән тәмамланды. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Рәхмәте Зәй шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ландыш Госман кызы Ананьевага тапшырылды. «Иң яхшы информацион аңлату эшчәнлеге» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча «Яшьләр һәм сайлау!» номинациясендә җиңүче дип, Зәй районы территориаль сайлау комиссиясе билгеләнде. «Бердәм эш-уңыш нигезе» номинациясендә Зәй шәһәр сайлау комиссиясе җиңүче,- дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International