Әхтәм Гарипович Латыпов 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Районыбызда яшәүче 90-яшен билгеләп үтүче барлык Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннарына Россия Президентының котлавы - рәхмәт хаты һәм район башлыгының бүләге тапшырыла.Мондый котлаулар өлкән буын кешеләрендә якты истәлек һәм онылмаслык мизгел булып кала. Бүген Әхтәм Гарипович Латыйпов 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Мөслим районы Ташлы Яр авылында туып үсә. Бала чаклары, үсмер вакытлары бик авыр вакытларга туры килә. Сугыш башлангач 1943 елны армия хезмәтенә алына. 7 ел хезмәт иткәннән соң, яңадан туган авылына әйләнеп кайта.1952 елны өйләнеп, Гөлсем апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Тукай районының Кызыл Тау, Зәй районының Кармалка, Мирный урман хуҗалыгында тракторист, шофер булып эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенгесе көндә Әхтәм абының 5 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Бүген юбилярны Зәй шәһәр башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина, “Яңа шәһәр” территриаль җирле үзидарәсе җитәкчесе Тамара Васильевна Тыткина һәм автоклуб хезмәткәрләре котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International