Карман авылында яңа клуб ачылды

2018 елның 18 июле, чәршәмбе
Бүген Карманлылар яңа клублы булды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Р.Г.Кәримов, Татарстан Президенты аппаратыннан Ф.Г.Нуриев, район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов катнашты. Соңгы өч-дүрт елда районыбыз мәдәни объектларга байый бара. Республика программасы кысаларында 6 авыл күпфункцияле үзәккә ия булган иде инде. Карман авылы клубы проекты да, Түбән Лоҗы һәм Поповка авылларындагы күпфункцияле үзәк кебек, 50 урынга исәпләнгән зал, директор, түгәрәкләр бүлмәләрен, санузелны үз эченә ала. Инвалидлар өчен дә уңайлыклар тудырылган. Клуб төзелешенә республика бюджетыннан акча бүленде, мәдәни учакны "Форвард" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте төзеде. Эчке эшләр беткәч, мәдәни учак тирәлеген “Теплосервис” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте төзекләндерде. Бу эш исә җирле бюджет хисабына башкарылды. Чарада төзелеш эшен башкаручы оешмаларга район башлыгы Р.Г.Каримовның Рәхмәт хаты тапшырылды. Әлеге объект авылның үзәгендә булып, аны бизәп тора. Яңа клуб югары дәрәҗәдә чаралар уздыру өчен күп мөмкинлекләргә юл ачты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International