«Җиргә чәчәк бүләк ит» акциясе

2024 елның 7 мае, сишәмбе

 «Миләшкәй» балалар бакчасында «Җиргә чәчәк бүләк ит» дигән озак вакытлы акциядә катнашуларын дәвам итәләр. Балалар тәрәзә  төбендә үстерген чәчәк үсентеләрен клумбага утырттылар. Экологик акциядә катнашу тәрбияләнүчеләргә табигать турында практик күнекмәләр һәм уңай эмоцияләр тупларга, балаларга чәчәкләр һәм аларның төрлелеге турында белемнәрен тирәнәйтергә, үсемлекләрнең торышы һәм әйләнә-тирә мохит шартлары арасында бәйләнешләрне урнаштырырга, чәчәкләргә сакчыл караш булдырырга, чәчәкләрне карау теләген үстерергә һәм гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International