Зәй районында язгы -кыр эшләре зур темплар белән бара

2024 елның 26 апреле, җомга

Бүген авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр, агрофирма белгечләре белән берлектә район башлыгының  авыл бүлекчәләренә чираттагы сәфәре булды. Сәфәр барышында язгы кыр эшләрендә мәшгуль агрегатларның эш сыйфатын карадылар. Бүген көзге культураларны тамырдан тукландыру, арпа, борчак һәм шикәр чөгендере чәчү эшләре алып барыла. Барлык эшләрдә дә район башлыгы беренче чиратта башкарылган эшләрнең сыйфатына, чәчүнең технологик срокларына, техника  куркынычсызлыгы һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә аерым игътибар бирде. Барлык агрофирмаларда да эш яхшы дәрәҗәдә оештырылган. Сәфәр барышында крестьян-фермер хуҗалыкларының эш барышы да каралды. Алар да агрофирмалардан сроклары һәм чәчү сыйфаты буенча калышмыйлар. Бүгенге көндә дымны ябу, көзге культураларны, күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре төгәлләнде. Көзге культураларны тамырдан тукландыру эше дәвам итә. Союз-Агро ҖЧҖ Гулькин бүлекчәсе горчица чәчүдә эшли. Якын көннәрдә бу эш 3707 гектар мәйданда башкарылачак. Район башлыгы шулай ук язгы чәчү эшләрен дәвам итәргә һәм чәчүлекләрне пестицидлар белән эшкәртүгә керешергә киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International