Зәйдә ирекле көрәш буенча беренчелек узды

2023 елның 2 июне, җомга

2 июньдә Зәй шәһәренең «Сәламәтлек мәктәбе» спорт залында ирекле көрәш буенча Зәй муниципаль районы беренчелеге узды. Әлеге ярышлар «Демография»милли проектының бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән. Чараны "Зәй " спорт мәктәбе оештыра. Ярышларда 2006-2015 елларда туган ирекле көрәш һәм билбау көрәше бүлекчәләренең 52 яшь спортчысы катнашты. Спорт ярышлары барышында катнашучылар яхшы дәрәҗәдәге физик әзерлек, көрәш техникасын үзләштерүләрен күрсәттеләр. "Ярышлар спорт карьерасын әле генә башлаган көрәшчеләр арасында уздырыла. Нәкъ менә шундый ярышлар мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итә, экстремизм, терроризм, наркомания һәм башка тискәре факторларның үсеп килүче буынга йогынтысына каршы торуга юнәлдерелгән», - дип аңлатма бирде ирекле көрәш буенча тренер, Россия спорт мастеры Хәйруллин Илнар Гайсә улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International