Район башлыгы объектларны ремонтлау һәм төзү барышын тикшерде

2022 елның 5 августы, җомга

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Тикшерү барышында Җиңү Проспекты, 1/07, Завод ур., 10, Казан ур., 9, Нефтьчеләр ур., 38 адресы буенча урнашкан ишегаллары тикшерелде. Төзүчеләр ур., 4, Казан ур., 10 адресы буенча урнашкан «Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау» программасы буенча төзекләндерелә торган йортлар тикшерелде. «Кояшкай» балалар бакчасын, хатын-кызлар консультациясен һәм хастаханәнең азык-төлек блогын капиталь ремонтлау, эчке эшләр бүлеге бинасын төзү, Сәвәләй урта мәктәбенең азык-төлек блогын, Якты Күл урта мәктәбен капиталь ремонтлау, Җиңү проспекты буенча юл-урам челтәрен ремонтлау буенча башкарылган эшләр каралды. Район башлыгы җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International