С праздником - Петров день!

Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! 

Сезне чын күңелдән халык бәйрәме Питрау белән котлыйм. Питрау, дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, күпмилләтле районыбыз халкының яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Зәебездә бу күркәм бәйрәм 1999 елдан бирле уздырыла. Аның авыл бәйрәменнән район күләмендәге мәдәни чарага күтәрелүе элеккеге район башлыгы Ринат Фәрдиев исеме белән бәйле. Хезмәт юлын керәшеннәр арасында башлаган бу шәхес әлеге халыкның йолалары, гореф-гадәтләрен күреп-белеп, аларны яңарту, үстерүгә зур өлеш кертте. Бүгенге бәйрәмебез – шуның ачык чагылышы.

Бездә халыклар, мәдәниятләр һәм конфессияләр арасында бер-береңә хөрмәт, теләктәшлекнең тотрыклы, матур традицияләре формалашты. Зәйлеләр милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен яхшы аңлыйлар. Ә бу исә икътисади һәм социаль уңышлар белән бергә борынгы Зәй җирендә тынычлык һәм иминлек нигезе булып тора.

Бәйрәмнәр халык тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Әти-әнисенең күркәм сыйфатларын алган бала кебек, халык бәйрәмнәре дә гасырлар дәвамында халыкның тарихын, дини, яшәеш үзенчәлекләрен үзенә сеңдергән.

Авыл тормышында Питрау аеруча мөһим, үзенчәлекле, чөнки бәйрәмнән соң эш арта, печән әзерләүгә керешелә. Халык юкка гына, басуда тырышып эшләү өчен башта яхшы итеп бәйрәм ит, күңел ач, димәгән. Бу көнне су коену белән бәйле чаралар тәмамлана, җәйнең уртасы җитә. Бездә чананы - җәйдән, арбаны кышын әзерлә, диләр. Ә җәй исә авыл халкы өчен генә түгел, шәһәрдә яшәүчеләр өчен дә көзге-кышкы сезонга әзерлек чоры.

Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, канәгатьлек хисе, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен.

Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим.

Хөрмәт белән район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов.

 

 

 


Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International