Югары Шепкәдә биатлон ярышлары

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе
Югары Шепкә мәктәбендә район гомумбелем бирү мәктәпләре арасында биатлон ярышлары узды. Алар хәрби оборона-масса айлыгы кысаларында ДОСААФның - 90, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланды. Ярышларда ДОСААФның Зәй бүлечәсе рәисе Фаиз Гәрәев, «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Валентин Атласов, әфганчылар һәм башка локаль конфликтлар ветераннары оешмасы рәисе Сергей Хватков бар иде. Ярышта шәһәрнең 7нче, Югары Баграж, Якты Күл, Чыбыклы, Аксар мәктәпләре командалары көч сынашты. Ә Югары Шепкә мәктәбе ике команда әзерләгән иде. Гомуми нәтиҗәләр буенча командалар арасында урыннар түбәндәгечә: Югары Шепкә мәктәбе - I, 7нче мәктәп – II, Югары Баграж һәм Югары Шепкә мәктәпләре III урында. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Ә җиңү яулаган Югары Шепкә командасы күчмә кубок белән дә бүләкләнде. Оештыручылар барлык спортчыларга, җан атарларга һәм Югары Шепкә мәктәбе директоры М.Ф.Мөхәмәтхановка ярышларны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International