Район башлыгы Р.Г. Кәримовның 1 май- Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан тәбрикләве

2024 елның 1 мае, чәршәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Бу якты язгы бәйрәм кешеләрнең бердәмлеге һәм теләктәшлеге символы булып тора һәм халыкның иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Бу көнне без хезмәт кешесен данлыйбыз. Хезмәт кешесенә игътибар безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булды һәм бу шулай булып кала да. Муниципаль район халкы бәйрәмне игелекле эшләр белән каршы ала. Язгы кыр эшләре бара, мәгариф һәм сәламәтлек саклауны модернизацияләү, социаль объектлар, юлларны ремонтлау, ял итү урыннарын төзекләндерү буенча эш дәвам итә, яшьләребезгә сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудырыла. Безнең уртак бурычыбыз – үзебезгә лаеклы алмаш үстерү, яшь буында хезмәткә һәм хезмәт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Туган як файдасына намус белән хезмәт итүче, аның байлыгын һәм гражданнарның иминлеген арттырырга ярдәм итүче һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Район үсешенә зур өлеш керткән өлкән буын зәйлеләргә, хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Барыгызга да бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге, оптимизм, бетмәс энергия, язгы күтәренке кәеф, тотрыклылык, туган районыбыз хакына нәтиҗәле эш телим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International