“Энергетик” мәдәният сарае мәйданында бер бәйрәм чарасы икенчесен алыштыра. Әле генә шәһәр бию түгәрәгендә йөрүчеләрнең һәм аның җитәкчеләре арасынада “Балетка йөрергә телим” дигән бәйге булып үтте. Инде кыю хатын-кызларыбыз арасында автомобильдә йөрү осталыгы буенча “Автоледи” дигән бәйге башланып китте. Автобикләләребезнең машиналары үзләренә караганда да матуррак бизәлгән. Аларны бәйрәм бүләкләре һәм истәлекле призлар көтә. Тамашачылар арасында җиңү өчен дәрт кайный.