Бөтен гаилә хезмәткә һәм оборонага әзер

2024 елның 19 апреле, җомга

 

 

 

Иске Зәй  Яшьләр Үзәгендә белгечләр һәм тәрбияләнүчеләр Гаилә елына багышланган ГТО нормативларын бирүне оештырдылар һәм үткәрделәр.

Спорт өлеше программасына түбәндәге сынаулар кертелгән иде:  гимнастика эскәмиясендә басып торган җирдән алга авышу; идәндә яткан хәлдә кулларны бөгү һәм җәю; аркада яткан хәлдә гәүдәне күтәрү; ике аяк белән этенеп, урыннан озынлыкка сикерү.

Барлык катнашучылар да яхшы әзерлекле,  команда белән эшләү нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирештеләр, шулай ук зур көч һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International