ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2016 ел
шимбә

Берничә минуттан шәһәр оешмалары, предприятиеләр катнашында оештырылган карнавал башланачак. Ул Нефтьчеләр проспекты буенча Ленин урамына төшәчәк, аннан Крупская, Энергетиклар урамнары буйлап үзәк мәйданга кадәр дәвам итәчәк.

Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта борынгы һәм автор җырларыннан төзелгән җыр фестивале дәвам итә. Ул “Ничек яхшы – без җыелган җирдә” дип атала. Анда төрле музыка коралларында уйнап җыр сузучылар җыелган.

“Энергетик” мәдәният сарае мәйданында бер бәйрәм чарасы икенчесен алыштыра. Әле генә шәһәр бию түгәрәгендә йөрүчеләрнең һәм аның җитәкчеләре арасынада “Балетка йөрергә телим” дигән бәйге булып үтте

Бүген шәһәр көнен оештыручылар һәр йортка һәм ишек алдына бәйрәм авазларын ишеттерергә уйлаганнар. Инде көндезге сәгать уннан Җиңү Проспекты 1/07; 24; 26; 28; 1/18; 1/14, Жукова урамы -9, Крупская урамы -8а ишек алларында музыка яңгырап торды

Балалар музыка мәктәбе укучылары Р.Ш. фәрдиев исемендәге паркта бәйрәм концерты күрсәттеләр. Зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары яшьталантларның чыгышын күзәттеләр һәм гаиләләре, туганнары һәм дуслары белән табигать кочагында ял иттеләр.

Бүген, капиталь ремонттан соң, шәһәр һәм район җитәкчелеге катнашында “Урман әкияте” балалар бакчасы сафка басты. Төзекләндерү эшләре Республика программасына кертелгән иде. Шуңа күрә ул программа буенча 7513000 акча бүленеп бирелде, ә 4994000 сумы район бюджетыннан булды.

Бүген Зәйдә шәһәр көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәм программасы инде кичә үк башланды. Ул “Зәй флагы астында яшибез” дип аталды. Анда 150 кеше катнашты.

Районыбыз механизаторлары коры һава булуга карамастан көзге культураларны чәчүгә керештеләр. 27 августка 5,5 гектарда көзге бодай чәчелгән. Ул барлык мәйданның 35 процентын тәшкил итә.

26 август көнне районыбызда Татарстанның эчке эшләр Министры, полиция генерал-майоры А.В. Хохорин эшлекле сәфәр белән килеп китте. Ул Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты, эшләнгән эшләргә йомгак ясады һәм киләчәк айларга планнар турында сөйләде.

Сезне чын күңелдән Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлыйм. Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International