Безнең спортчылар уңышлы чыгыш ясады

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе
13 – 15 сентябрьдә Бөгелмә шәһәрендә 2002-2003, 2005-2006 һәм 2006-2007 елларда туган чаңгычы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы җәйге шәхси беренчелеге узды. Ярышларда Олимпия чемпионы Ф.П.Симашев исемендәге мәктәптән 26 спортчы катнашты. 14 сентябрьдә егетләр, кызлар роллерлы чаңгыларда 3,6 һәм 9 километр озынлыкта ярышып, иң көчлеләр ачыкланды. 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында 3 километрга классик стильдә узышта малайлардан Павел Егоров 2нче урын алды (тренеры С.Г.Насыйбуллин), кызлардан Софья Козенкова 6нчы булып килде (тренеры Р.М.Габидуллин). 6 километр озынлыкта 2002-2003 елларда туган кызлар арасында ярышта Алинә Вәлиуллина белән Альбина Вәлиәхмәтова 3нче һәм 4нче булып килделәр (тренерлары С.В.Колесов). Ярышларның икенче көне - 15 сентябрьдә кросста көчлеләрне ачыкладылар. 2002-2003 елларда туучы яшусмерләр арасында 5 километрга узышта Риназ Хисамиев (тренеры Г.И.Ахунҗанова) 3нче булып килде, кызлардан 3 километрда Альбина Вәлиәхмәтова (тренеры С.В.Колесов) – 2 урында. Кече яшьтәгеләр (2006-2007 еллар) арасында да уңышлы чыгыш ясаучылар бар. 2 километр озынлыкта ярышта малайлардан Павел Егоров – 3нче, Софья Козенкова көмеш призер булды. Ярышларда барлыгы 320 спортчы катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International