Зәй шәһәренең 9 нчы мәктәбе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 19 октябре, җомга
Бүген Зәй шәһәренең 9 нчы мәктәбендә мәктәп ачылуның егерме еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарага мәктәпне тәмамлаучылар, укытучылар, ветераннар, әти-әниләр, кунаклар чакырылган иде. Сәхнәгә мәктәп директорлары, чыгарылыш сыйныф укучылары, әти - әниләр чакырылды, алар истәлекләре белән уртаклаштылар. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов мәктәп һәм педагогик коллектив адресына бик күп җылы сүзләр җиткерде. Мәктәптә капиталь ремонт үткәргән «САМУР» ҖЧҖ оешмасы хезмәткәрләре, педагоглар, мәктәпкә хәйрия ярдәме күрсәткән кешеләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Кунаклар өчен укучылар тарафыннан бәйрәм концерты әзерләнгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International