"Чиста планетам минем һәм барысы да миңа бәйле" экологик акциясе үтте

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

"Чиста Планета Минем һәм барысы да миңа бәйле" экологик акциясе кысаларында, 25 нче апрельдә"Умырзая" балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары, педагоглар Регина Арсланова  һәм Елена Макурина  ата - аналарга һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга паркларның, шәһәр урамнарының чисталыгына сакчыл мөнәсәбәтне булдыруга багышланган социаль-экологик акция оештырдылар. Акция барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар табигать белеме буенча  белемнәр алдылар, тәрбияләнүчеләр үтеп баручыларга белешмәләр тараттылар. Экология проблемаларын  хәл итүдә һәркемнең катнашуы мөһим, һәрберебез аны аңлап эшләсә һәм яшәсә, барабызда саф һава суларбыз, чиста су эчәрбез һәм җирнең гүзәллегенә сокланырбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International