1 нче июльгә Зәй хезмәт базарындагы хәлгә кыскача анализ

2018 елның 9 июле, дүшәмбе
Зәй мәшгульлек үзәгендә агымдагы елның 1 июленә 175 граждан эшсез буларак исәптә тора (ел башында бу сан 250 иде). Ел башы белән чагыштырганда, эшсезлек дәрәҗәсе 0,31 процентка төште һәм ул 0,58 процент тәшкил итә. Республика буенча эшсезлек дәрәҗәсе – 0,52 процент. Россия Хезмәт министрлыгының “Оешма ябылу яки хезмәткәрләр саны яки штат кыскартылу сәбәпле, хезмәткәрләрне эштән азат итү, шулай ук тулы булмаган эш көне буенча мониторинг үткәрү турында” приказы нигезендә республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан мониторинг алып барыла. Үзәккә эш бирүчеләр биргән мәгълүматлар (1 июльгә) буенча, июль-сентябрь айларында 44 кешене эштән кыскарту көтелә. Гыйнвар-июнь айларында үзәккә төрле сораулар белән 1597 кеше мөрәҗәгать итте. 482 кеше, эш эзләүчеләр буларак, исәпкә куелды. 351 кеше эшкә урнаштырылды. Эшсез буларак исәптә торучылар арасында, ел башы белән чагыштырганда, хатын-кызлар һәм инвалидлар саны азрак артты. Шул ук вакытта эш урыннарын бушату белән бәйле, 16-29 яшьтәге егетләр һәм кызлар, үз теләге белән эштән китүчеләр, пенсия алды яшендәге гражданнар арасында эшсезләр саны кимеде. Эш бирүчеләр тарафыннан ел башыннан 1 июльгә кадәр 929 вакансияле берәмлек булуы турында хәбәр ителде. Аларның күбесе мәгариф (68), эшкәртү производствосы (67), электр энергиясе, газ, пар белән тәэмин итү (43), хокук һәм мәдәният (25) , хезмәт күрсәтү, сәүдә һәм каравыл хезмәте (46) тармакларына карый. Бүгенге көндә Зәйдә сатучы-консультант, слесарь-ремонтчы, машина йөртүче, электр монтеры, пешекче, кухня хезмәткәре, җыештыручы, ишегалдын җыештыручы, ярдәмче эшче, тегүче һөнәрләренә аеруча ихтыяҗ зур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International