Зәйдә яшүсмерләр өчен антикафе ачылды

2018 елның 7 июле, шимбә
6 июль көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе базасында тантаналы төстә яшүсмерләр өчен антикафе ачылды. Антикафе - ул социаль юнәлештәге, вакытны күңелле һәм файдалы уздыру урыны. Иҗади очрашулар, уеннар, уңайлы шартларда әңгәмәләр, тәҗрибә уртаклашу, яңалыклар белән танышу, үз эшләреңнән күргәзмәләр оештыру, презентация, тренинглар уздыру өчен кулай урын. Монда килгән кеше тамак туйдыру өчен түгел, ә бәлки аралашу, буш вакытын файдалы уздыру өчен килә. Бу антикафе ПАО "Лукойл" оештырган конкурста ««Время» в «Радость»» проектының җиңүе (грант суммасы 400000 сум) нәтиҗәсендә ачылды. Яшүсмерләр арасында аеруча уеннар компьютеры, Sony Playstation 4 уен приставкасы урнаштырылган уен бүлмәсе һәм презентацияләр, командалы уеннар оештырырга мөмкин булган кинозал бүлмәсе популяр. Кухня һәм бар стойкасы зонасы килүчеләргә чәй яисә кофе эчеп күңелле гапләшергә мөмкинлек бирә. Шулай ук өстәл уеннары уйнарга мөмкин. Аеры бер зонада урнашкан диванда китап укырга була, шул исәптән электрон китаплар да бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International