“Уймак кыз” бакчасында төбәк семинары узды

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Зәйнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә даими рәвештә төрле темаларга региональ семинарлар үткәрелеп торыла. Шундый семинарларның берсе бүген шәһәрнең “Уймак кыз” бакчасында үтте. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларның активлыгын, индивидуальлеген һәм иҗатын үстерүдә театрлаштырылган уеннар һәм күнегүләр куллануга багышланган иде. Семинарда Зәй балалар бакчалары тәрбиячеләреннән тыш, Әлмәт шәһәре һәм Сарман районының Җәлил бистәсеннән килгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре педагоглары да катнашты. Алар “Уймак кыз” бакчасы тәрбиячеләре Татьяна Кузнецова, Надежда Русанова һәм Татьяна Сватова җитәкчелегендә Корней Чуковский әкиятләре буенча бакчада тәрбияләнүчеләр белән әзерләнгән “Агач-могҗиза” дип аталган театрлаштырылган тамаша карадылар, мастер-классларда катнаштылар, билгеләнгән тема буенча чыгышлар тыңладылар. Семинар бик җанлы һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International