Сәвәләй авылы мәдәният хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклаша

2018 елның 20 апреле, җомга
19 нчы апрель көнне Сәвәләй авылы мәдәният йортында “Керәшен туе” йоласын күрсәттеләр. Чарага район башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, районыбыз авыл җирлекләрендә халыкны мәдәни агарту белән шөгыльләнүче мәдәният хезмәткәрләре чакырылган иде. Сәвәләй - борынгыдан килгән гореф- гадәтләрен, йолаларын саклап, аларны буыннан- буынга тапшыра килүче авылларның берсе. Үзләренә генә хас “Боламык бәйрәме” белән дә дан тота Сәвәләй үзешчәннәре. Бу юлы исә яратышып йөрүче яшь парларны кавыштыру алдыннан була торган әзерлек эшләре белән таныштырдылар. Кагыйдә буларак, керәшен йола- бәйрәмнәренең төп нигезен кара- каршы такмак әйтешү тәшкил итә. Авылның фольклор ансамбле чыгышы бәйрәм – йолаларга үзенчәлекле ямь өсти.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International