Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй территориаль иҗтимагый үзидарәләре «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләр арасында
2018 елның 14 апреле, шимбә
13 апрельдә Казанда Татарстанның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләре вәкилләрен хөрмәтләделәр. Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының 2017 елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин сүзләренә караганда, конкурста катнашучыларга тигез конкурент шартлар тудыру өчен, алар өч төркемгә бүленгән. Беренчесенә Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округлары кертелгән, икенчесенә – 60 меңнән артык халкы булган шәһәрләр, өченчесенә-калган шәһәрләр, шәһәр тибындагы бистәләр һәм авыл җирлекләре. Грантлар устав эшчәнлеген гамәлгә ашыруга һәм социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә, ТИҮ рәисен һәм активларын бүләкләүгә юнәлдереләчәк. Зәй шәһәренең 2 иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе «Татарстан Республикасының 2017 елда иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе " исеменә лаек булды һәм 2 урын алган "Мирный" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе М.С. Гарапшина 500 мең сумлык, 3 урын алган «Яңа шәһәр» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Т.В. Тыткина 430 мең сумлык грантка ия булды. Безнең җиңүчеләр грантлар конкурсында ике елдан да иртәрәк катнаша алмый. «Республика җитәкчелегенең безнең эшкә зур игътибар белән каравы һәм безне җирле үзидарә органнары эшендә мөһим звено дип санавына бик шатбыз, ел саен диярлек үзебезнең микрорайон һәм шәһәребезгә файда китерә алуыбызга сөенәбез», - дип билгеләп үтте безнең җиңүчеләр. "Быел мин Завод урамының 7 -12 йортлары ишегалдына зур уен комплексы, шулай ук Мирный бистәсе паркына, Шоссе, Медицина, Автодорожная урамнарына таган һәм карусельләрдән торган балалар почмаклары урнаштырырга телим», - диде «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Мария Гарапшина. "Яңа шәһәр" ТИҮ активы 1/06 йорты ишегалдында балалар уен комплексын урнаштырырга карар итте", - ди рәис Тамара Тыткина. Инде берничә ел Зәй шәһәренең территориаль үзидарәләре эшен алып баручы Елена Владимировна Недошивина сүзләренә караганда, ТИҮ эше хакимият органнары белән хезмәттәшлек рәвешләренең күптөрлелеге һәм тормыш эшчәнлегенең социаль әһәмиятле өлкәләрен киң колачлау белән характерлана. "Безнең рәисләребез актив, халык проблемаларына карата битараф түгел, үз территорияләрен үстерүгә көчләрен дә вакытларын да кызганмыйлар, аларны чисталыкта, уңайлыкта һәм иминлектә тотарга әзер», - дип билгеләп үтте ул. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр урыннарда киң социаль эшчәнлек алып баралар, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төзекләндерү эшләре алып баралар, хокук бозуларны кисәтү белән шөгыльләнәләр, массакүләм мәдәни һәм физкультура-сәламәтләндерү чаралары оештыралар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
май, 2024 ел
Балалар бакчасы-безнең уртак йортыбыз, анда чиста һәм уңайлы булсын!
«Уймаккыз» балалар бакчасы-безнең уртак йортыбыз, анда чиста һәм уңайлы булсын»- безнең балалар бакчасы территориясен җыештыру акциясе шулай дип аталды, анда барысы да катнашты!
1
май, 2024 ел
Зәйлеләр Яз һәм Хезмәт бәйрәмен "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале белән билгеләп үтә
Бүген, 1 май-Яз һәм хезмәт бәйрәмендә, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта “Уйнагыз, гармунар!» фестивале узды. Бәйрәмдә шәһәр һәм районның 30дан артык гармунчысы, район мәдәният йортының үзешчән сәнгать артистлары катнашты.
Зәйдә баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды
26-28 апрель көннәрендә “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Б” төркеменең 17 яшькә кадәрге (2009 елда туган) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышлар «Демография” милли проектының төп бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән иде.
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның 1 май- Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан тәбрикләве
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Бу якты язгы бәйрәм кешеләрнең бердәмлеге һәм теләктәшлеге символы булып тора һәм халыкның иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Бу көнне без хезмәт кешесен данлыйбыз. Хезмәт кешесенә игътибар безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булды һәм бу шулай булып кала да.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз