Зәй студентлары да катнашты

2018 елның 16 марты, җомга
Башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы студентларының VIII конгрессы булды. Әлеге чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Республикасы студентлар конгрессы студентларның актуаль проблемалары буенча фикер алышу, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табу, тәкъдимнәр җиткеру һәм практик ярдәм алу өчен ачык мәйданчык булып тора. Ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан Студентлар лигасы тарафыннан уздырыла. Конгресс эше дүрт секция һәм дүрт түгәрәк өстәл рәвешендә оештырылды: спорт, сәламәт яшәү рәвеше һәм иминлек нигезләре, фән һәм мәгариф, социаль мәсьәләләр, хокукларны яклау, студентларның хокукый белеме, студентлар үзидарәсе, мәдәният һәм иҗат, медиа. Секцияләрдә төрле юнәлешләр тәкъдим ителде. Һәр студент секция һәм түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Түгәрәк өстәлләрдә исә урта махсус уку йортларында үзидарә, Татарстанның чит ил студентлары, мәгариф оешмасы кысаларында коррупциягә каршы эшчәнлек, патриотик юнәлеш, яшьләр эшмәкәрлеге кебек мәсьәләләр кузгатылды. Форумда Зәй политехник колледж студентлары – Эльвина Сандимирова, Ангелина Гаффанова, Ярослав Жук һәм Давид Цыганов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International