Районда капиталь ремонт ясау программасына кертелгән социаль объектлар тикшерелде

2018 елның 2 марты, җомга
1 мартта капиталь ремонт ясау программасына кертелгән социаль объектлар тикшерелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов һәр объектта булды һәм киңәшмә уздырды. Очрашу вакытында эшне башкару вакыты һәм графигы каралды, аны сыйфатлы итеп үткәрү мөһим булуы турында әйтелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов төзекләндерү эшләре башкарганда хезмәтне саклау буенча сорауларга һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча игътибар итү кирәклеге турында тагын бер кат искәртте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International