Яңа 2014 ел белән!

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары!


Якынлашып килүче 2014 ел уңаеннан иң җылы һәм эчкерсез котлауларны кабул итегез. Бу гаҗәеп бәйрәмне һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алалар. Бу чорда дөньяда ниндидер могҗиза булыр төсле, һәрберебезгә бәхет, уңышлар елмаер дип өметләнәбез. Тиздән, бик тиздән тарихта иске елның соңгы битен ачып, яңасына аяк басабыз. Эреле-ваклы вакыйгалар калейдоскобы тарихка күчә һәм яңа ел безнең алга яңа бурычлар куя.

Үтеп баручы ел безнең һәркайсыбыз күңелендә Казанда Универсиада үтү елы буларак хәтердә калачак. Башкалабыз дөньяга үзен динамик төстә үсүче, заманча спорт шәһәре итеп күрсәтте. Зур спорт бәйрәме үткәрү белән бергә, республикабыз хөкүмәте татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү мөһимлеге турында да кайгыртты.

Район үсешенә йомгак ясап, ел безнең өчен уңышлы булды дип әйтергә тулы мөмкинлек бар. Хезмәт сөючәнлек, максатчанлык, инициатива, кече Ватанга булган мәхәббәт катлаулы мәсьәләләрне дә җиңеп чыгарга ярдәм итте. Шәфкатьлелек елын без бергәләп эшләп, тарихка тагын бер үсеш елы булып кереп калырдай итеп үткәрдек.

Районда социаль-мәдәни билгеләнештәге яңа объектлар калыкты, балалар бакчалары, мәктәпләргә икенче сулыш өрелде, яңартылды, универсаль спорт мәйданчыклары ачылды.

Авыл хезмәтчәннәре дә тырыш хезмәт куйды - шикәр чөгендереннән моңарчы күрелмәгән уңыш алынды, район бөртекле культуралардан уңыш җыю буенча республикада өченче урынга менде. Районның социаль-икътисади үсешенә үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Безнең бүгенге уңышлар - киләчәккә нигез ул. Алда торган бурычларны хәл итү өчен безнең тәҗрибәбез дә, көчебез дә, сабырлыгыбыз да җитәрлек. Зәйлеләрнең тормышы тагын да яхшырыр.

Яңа ел - ул гаилә бәйрәме. Үтеп баручы ел шәхси өлкәдә дә һәм гаилә планында да һәркем өчен уңышлы һәм әһәмиятле булгандыр дип ышанам. Сезне Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм, сезне борчыган проблемалар иске елда калсын, ә барлык яхшы башлангычлар яңасында дәвам итсен. Сезнең яңа ел төнендә теләгән теләкләрегез тормышка ашсын. Сәламәтлек, шатлык-куанычлар, иминлек телим. Йортларыгызда иминлек булсын, күңел тынычлыгы, бәйрәм рухы сезне ел буена ташламасын.

2014 ел районда Кече Ватан елы дип игълан ителде.

Туган ягыбыз белән горурлану хисләре безне яңа уңышларга рухландырсын. Яңа еллар белән, хөрмәтле зәйлеләр! Бәхетле булыгыз!


                                                    Хөрмәт белән муниципаль район башлыгы Т. В. Воропаева

Соңгы яңарту: 2013 елның 31 декабре, 11:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International