Халыкара өлкәннәр көне белән!

Кадерле өлкәннәребез!

 

Сезне көзге якты бәйрәм - Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Бу - безнең барыбыз өчен дә үзгә бәйрәм. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы, уникаль белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучылар булып тора һәм менә шуңа күрә дә яшь буын өчен алар кыйммәтле байлык санала. Нәкъ менә тормышта авыр минутлар булганда, киңәш сорап, сезгә мөрәҗәгат итәбез, сезнең белән шатлык, уңышларыбыз турында уртаклашыбыз. Сез күпмилләтле халкыбызның бай тарихын яздыгыз, шәһәребез һәм районыбыз, гомумән, илебез данын сез күтәрдегез. Сез илгә лаеклы уллар-кызлар үстердегез, бүген уңай тормыш тәҗрибәсен оныклар, оныкчыкларга тапшырасыз. Сез һәрвакыт якты киләчәккә өметләндегез һәм безне дә шуңа өйрәттегез. Бу ышанычны сез әле дә югалтмыйсыз, ә ул сезгә яшьләр белән бер сафта барырга ярдәм итә. Сезнең күбегез иҗтимагый оешма әгъзасы булып тора, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә, иҗат, спорт белән шөгыльләнә.

Өлкән буын кешеләрен социаль яклау буенча шәһәр-районда мөмкин булганның барысы да эшләнә. Елдан-ел социаль ярдәм күрсәтү ныгый, ветераннар оешмалары актив эшли, заманча җиһазландырылган медицина учреждениеләре, сәламәтлек үзәкләре сафка баса. Биш елдан артык инде шәһәрдә аеруча мохтаҗ ялгыз пенсионерлар кайнар аш белән тәэмин ителә. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартлары яхшыртыла.

Безнең төп бурыч - гомуми көч белән өлкән буын кешеләренең тормышын тагын да сыйфатлы, күпкырлы, тулы итү.

Кадерле ветераннар! Фидакарь хезмәтегез, зирәклегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә яулаган әлеге көзге якты бәйрәм - рәхмәт белдерү, хөрмәт күрсәтүнең кечкенә бер өлеше генә әле. Район үсешенә керткән биниһая өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәгез. Алар сезне уңышлары белән сөендерсен. Сезнең гомер -ул байлык. Сез безнең тормышыбызны бизәүчеләр. Сезгә түбәнчелек белән баш иеп, хөрмәт һәм чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, күтәренке кәеф телим.

 

 

Т. В. Воропаева, муниципаль район башлыгы.

Соңгы яңарту: 2013 елның 28 сентябре, 16:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International