«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Баграж авыл җирлеге Югары Баграж авылында гражданнар арасында сораштыру үткәрү турында»2020 елның 03 июньдәге 531 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары

 

 

 

Зәй муниципаль районы Советының 2020 елның 03 июненнән 531 номерлы карары

 

 

«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Баграж авыл җирлеге Югары Баграж авылында гражданнар арасында сораштыру үткәрү турында»

 

     «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясы, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 22 статьясы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районы Советының 2008 елның 24 октябрендәге 237 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында гражданнар арасында сорашып белешүне билгеләү һәм уздыру тәртибе турында» нигезләмәгә таянып, җирле үзидарә органнары карарларын кабул итү өчен җирлек халкының фикерен ачыклау максатыннан, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы

 

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1.  Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Баграж авыл җирлеге Югары Баграж авылы территориясендә сайлау хокукына ия гражданнар арасында сораштыру үткәрүне билгеләргә һәм уздырырга. 

2. Гражданнар арасында сораштыруга түбәндәге сорауны чыгарырга: «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының «Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Югары Баграж башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе” филиалын ябу белән килешәсезме?».

3. Билгеләргә:

3.1. Сораштыруда катнашучы Баграж авыл җирлегенең Югары Баграж авылында яшәүчеләрнең минималь саны 50 кеше дип .

3.2. Гражданнар арасында сораштыру үткәрүне башлау вакыты - 2020 елның 16 июне, гражданнар арасында сораштыру үткәрү тәмамлану вакыты - 2020 елның 17 июне.

3.3. Гражданнар арасында сораштыру үткәрү вакыты - 2 календарь көн.

4. Расларга:

4.1. Гражданнар арасында сораштыру үткәрү комиссиясе составын әлеге карарга 1нче кушымта нигезендә;

4.2. Гражданнар арасында сораштыру үткәрү методикасын әлеге карарга 2нче кушымта нигезендә

Гражданнар арасында сораштыру үткәрү буенча комиссиянең беренче утырышын үткәрүне түбәндәге адрес буенча билгеләргә: Татарстан Республикасы, Зәй муниципаль районы, Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6 нчы йорт.

5. Гражданнар арасында сораштыру үткәрү буенча комиссиягә:

5.1. Сораштыру үткәрүне оештырырга.

5.2. Әлеге карарга 3нче кушымта нигезендә форма буенча сораштыру кәгазе әзерләүне тәэмин итәргә.

5.3.Сораштыру нәтиҗәләрен Зәй муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) урнаштырырга.

6.Сораштыруларны әзерләү һәм үткәрү белән бәйле чараларны финанслау Зәй муниципаль районының җирле бюджеты акчалары хисабына башкарыла.

7. Әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

8. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьевка йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе                                                                                   Р.Г. Кәримов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Зәй муниципаль районы

Советының 

03.06.2020 ел

 531 номерлы карарына

1нче кушымта

 

Гражданнар арасында сораштыру үткәрү буенча комиссия составы

 

п/п

Ф.И.А., вазыйфасы

1.

Вахитова Ирина Александровна, «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУ методисты (килешү буенча)

2.

Галиев Эдуард Шәйхенур улы, 5нче номерлы Үзәк округы буенча Баграж авыл җирлегеннән Зәй муниципаль районы Советы депутаты, район Советының мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе

3.

Журавлева Юлия Сергеевна, «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУ әйдәп баручы белгече (килешү буенча)

4.

Минеев Павел Николаевич, 1нче номерлы 1 Май округы буенча Баграж авыл җирлегеннән Зәй муниципаль районы Советы депутаты, Зәй муниципаль районының Баграж авыл җирлеге башлыгы

5.

Хәлиуллин Геннадий Сәмигулла улы, Зәй муниципаль районы ветераннар советы рәисе (килешү буенча)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Зәй муниципаль районы

Советының 

03.06.2020 ел

531 номерлы карарына

2нче кушымта

 

 

Гражданнар арасында сорашып белешү үткәрү методикасы

 

1. Сораштыруның максаты: Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының «Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Югары Баграж башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе” филиалын ябу мәсьәләсендә Югары Баграж авылында яшәүчеләрнең фикерен ачыклау һәм аны карар кабул иткәндә исәпкә алу.

2. Сораштыру объекты: Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Баграж авыл җирлеге Югары Баграж авылының сайлау хокукына ия халкы. Сораштыруда катнашучы авыл җирлегендә яшәүчеләрнең минималь саны 50 кеше дип билгеләнгән.

3. Мәгълүмат җыю методлары: мәгълүмат җыю яшәү урыны, эш (уку) урыны буенча, гражданнар күп була торган бүтән урыннарда сорашып белешү кәгазен тутыру юлы белән үткәрелә.

Гражданнар арасында сораштыру үткәрүгә комиссия муниципаль берәмлекнең башка кешеләрен дә җәлеп итә ала.

Яшәү урыны буенча гражданнар арасында сораштырулар уздырганда сораштыруны алып баручы зат кешене сораштыруга чыгарылган сорау (сораулар) һәм сораштыру кәгазен тутыру тәртибе белән таныштырырга тиеш. Сораштыруда катнашучы шәхесен һәм яшәү урынын таныклаучы документын күрсәткәч, сораштыру кәгазе ала, сораштыру кәгазендә сораштыру датасын, үзенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, яшәү урыны адресын, туган көнен тулысынча күрсәтә, үзенең ихтыяры нигезендә сораштыру кәгазендәге «Сорау» графасында «риза» яки «риза түгел" җавап вариантының берсен сайлап, билге сала, үз имзасын куя, шулай ук икенче имза белән «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгын раслый һәм тутырылган сораштыру кәгазен сораштыруны алып баручы затка кире кайтара. Сораштыруны башкаручы зат тутырылган сораштыру кәгазенә имзасын сала, датасын куя, үзенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен күрсәтә.

Сораштыру кәгазен тутырганда карандаш кулланырга рөхсәт ителми.

Сораштыруда катнашучыларның яшәү урыны буенча сораштыру үткәрү вакыты дәвамында көн саен сораштыруда катнашучылар исемлеге, тутырылган сораштыру кәгазьләре, сораштыру кәгазьләренең калган чиста бланклары сораштыруны гамәлгә ашыручы затлар тарафыннан комиссия әгъзаларына җибәрелә.

4. Сораштыру үткәргәндә тәкъдим ителә торган сорау Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының «Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Югары Баграж башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе” филиалын ябу мәсьәләсе буенча халык фикеренә кагыла.

5. Сораштырулар нәтиҗәләрен эшкәртү сораштырулар үткәргәндә тәкъдим ителә торган сорауга респондентларның җавап вариантлары санын санау, алга таба бер үк төрле фикерләр булган респондентларның өлешен билгеләү юлы белән үткәрелә

 

 

Татарстан Республикасы

Зәй муниципаль районы

Советының 

03.06.2020 ел

531 номерлы карарына

3нче кушымта

 

СОРАШТЫРУ КӘГАЗЕ

 

Сораштыру-

ның датасы

Сораштыруда катнашучыныңФ.И.А.

Сораштыруда катнашучының туу датасы

Сорашты

руда катнашучының яшәү адресы

 

Сорау: «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының «Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Югары Баграж башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе” филиалын ябу белән килешәсезме?».

Җавапның вариантлары: риза/ риза түгел.

Сораштыруда катнашу

чының имзасы

 

 

 

 

 

 

 

 

"Шәхси мәгълүматлар турында" 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясы таләпләре нигезендә, Зәй муниципаль районы Сәвәләй авыл җирлеге гражданнары арасында сораштыру процедурасын тәэмин итү максатларында, гражданнар арасында сораштыру үткәргәндә комиссиягә автоматлаштырылган, шулай ук шәхси мәгълүматларны автоматлаштыру чараларын кулланмыйча гына эшкәртергә, аерым алганда, 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясы 3 пунктында каралган гамәлләрне кылуга ризалыгымны бирәм

Эшкәртүгә мин ризалык бирә торган шәхси мәгълүматларга керә: фамилия, исем, әтинең исеме; туу датасы, адрес һәм гамәлдә булу вакытын чикләмичә, гражданнарны сораштыру белән бәйле башка мәгълүматлар керә.

Шәхси мәгълүматларым белән барлык гамәлләрне (операцияләрне) башкаруга хокук бирәм, шул исәптән җыю, системалаштыру, туплау, саклау, куллану, иясезләндерү, блоклау, юк итүне дә кертеп. Оператор минем шәхси мәгълүматларны электрон мәгълүматлар базасына кертү, исемлекләргә (реестрларга) кертү һәм хисап мәгълүматларын (документларны) бирүне регламентлаучы документларда каралган хисап формаларын эшкәртергә һәм аларны вәкаләтле органнарга тапшырырга хокуклы

Әлеге килешү имзаланган көннән алып язмача рәвештә кире алынган көнгә кадәр гамәлдә. Минем язмача гаризам нигезендә ризалыгымны кире алу хокукы булу турында белүемне раслыйм.

 “Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Закон нигезендә шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгымны раслыйм _________ _______________________  /___________________________/

                                                                                 (дата)                               (имза)                                                     (имзаның расшифровкасы)

 

 Сораштыру үткәрүче затның имзасы _________ _______________________  /___________________________/

docx
Скачать текст
DOCX, 25.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International