«Агач утырт һәм планетабызны чистарт!»

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Экологик тәрбия бирү максатыннан, Зәй шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең 8нче А сыйныфы укучылары директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Идиятуллина Г.Г. җитәкчелегендә мәктәп яны территориясендә агачлар утырттылар. Чара ««Агач утырт һәм планетабызны чистарт!» лозунгысы астында узды. Апрель аенда торган җылы һава торышы да яхшы хезмәт кәефенә ярдәм итте. Һәркем үз эшеннән канәгать калды, чөнки мәктәп территориясе тагын да ямьләнеп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International