Кадер мәктәбендә язгы өмә узды

2024 елның 23 апреле, сишәмбе
Апрель – чисталык һәм тәртип булдыру вакыты, ә өмәләр – буыннарны тоташтыручы изге традиция. Кадер урта гомуми белем мәктәбендә 6-8 нче сыйныф укучылары, укытучылар катнашында язгы өмә үтте. Мәктәп территориясе сыйныфларга бүлеп бирелде. Барысы бергә мәктәп тирәсендә тәртип урнаштырдылар: чүп, корыган агач ботаклары, узган елгы яфракларны һәм үләнне җыйдылар, чәчәклекләрне тәртипкә китерделәр. Барысы да бик яхшы эшләде! Өмәдә эшләүчеләргә рәхмәт белдерәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International