Чыбыклы гомуми төп белем бирү мәктәбендә язгы өмә үтте

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

19 нчы апрель көнне Чыбыклы гомуми төп белем бирү мәктәбендә язгы өмә үтте. Өмәдә укучылар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре барсы да актив катнашты. Һәйкәл яны, мәктәп территориясе җыештырылды,  һәр сыйныфка участок бүлеп бирелде. Барысы бергә тырышып эшләделәр: иске агач ботакларын, узган елгы яфракларны җыеп түктеләр һәм тирә-юньне чистарту буенча зур эш башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International