Александр Бистәсе мәктәбендә - экология дәресе

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе
Яз һәрвакыт якты кояш, гөрләвек тавышларын гына түгел, безнең күңелләргә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге дә алып килә. Атна дәвамында башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә тәрбия группасындагы нәниләр өчен экологик дәресләр узды. Бу дәресләр балаларга Җир шарын, анда яшәүче җан ияләрен танып-белүдә зур булышлык итә. Шулай ук балалар Җир шарында туган экологик проблемалар белән дә танышалар; һәр җан иясенең чиста суга, чиста һавага мохтаҗ булуын ишетеп, табигатьне сакларга кирәклеген һәм бу зур җитди эштә ничек булыша алулары турында уйлашалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International