«Кош ашханәсе»

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе
“Теремкәй” балалар бакчасында “Пичужка өчен ризык” дип исемләнгән экологик акция оештырылды. Ата-аналарга үз куллары белән кошлар өчен җимлек ясарга тәкъдим ителде. Ата-аналар канатлыларга ярдәм итү тәкъдименә бик риза булып кушылдылар, һәм вакытлыча "кош ашханәләре" архитекторлары, төзүчеләре һәм дизайнерлары булдылар. Бөтен җимлекләр күңел биреп эшләнгән. Күрәсең, әти-әниләр үзләренең иҗатын, фантазиясен һәм осталыгын күрсәткәннәр. Җимлекләр ясау өчен кулланылган материал да төрлечә булган. Балалар җимлекләргә җим салдылар. Хәзер кошлар тук булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International