Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координация советы утырышы узды. Утырышны Координация советы рәисе урынбасары П.С .Уразайкин алып барды. Аның эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, Координация советы әгъзалары, территориаль иҗтимагый оешмалар, милли-мәдәни, җирле берләшмәләр җитәкчеләре, районның дин әһелләре, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. Утырышта катнашучылар Зәй районы территориясендә мигрантлар белән эш алып бару; Югары Шепкә авыл җирлегенең халык традицияләрен саклау һәм үстерү, дини берләшмәләр, үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча мәдәният, мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү, Зәй районы мөхтәсибәтенең дини экстремизмны кисәтү һәм терроризм идеологиясен тарату; иҗтимагый берләшмәләрнең милли үзенчәлекне саклау, милли мәдәниятне үстерү һәм конфессияара диалог мәсьәләләрен карадылар. Докладлар белән Илмир Хәйретдинов - РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең ООП буенча полиция башлыгы урынбасары, Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Кәмәлиева, район мөхтәсибәтенең имам - мөхтәсиб ярдәмчесе Илдар Әхмәтҗанов, Татарстан Халыклары Ассамблеясының райондагы вәкиллеге җитәкчесе Роза Гатауллина чыгыш ясадылар. Докладчыларның чыгышлары эчтәлекле һәм кызыклы булды. Координация совет утырышына рәис урынбасары Петр Уразайкин йомгак ясады һәм җаваплы затларга Совет утырышында каралган мәсьәләләр буенча йөкләмәләр һәм тәкъдимнәр бирде.