Зәй-2дә "Балачак дөньясы" күңел ачу – уен программасы үтте

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Халыкара балаларны яклау көнендә Зәй шәһәренең яр буенда 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен «Балачак дөньясы» күңел ачу – уен программасы узды. Музей хезмәткәрләре төрле мәйданчыкларда балалар өчен конкурслар әзерләделәр һәм төрле уеннар үткәрделәр. Балалар үзләренең могҗизалы осталыкларын күрсәтеп, гадәти булмаган гимнастик трюклар күрсәтә алдылар. Сабын күбекләре белән уйнауны барлык балалар да ярата, алар бөтен яр буен бизәде һәм һәр бала үз теләкләрен әйтеп, кечкенә бәхет шарын тота алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International