Педагогларның һөнәри осталыгы конкурслары

2023 елның 25 марты, шимбә

Хәзерге педагог һәрвакыт укыту өлкәсендә даими яңартыла торган алымнар һәм методикалар турында белергә, шулай ук аларны үз эшендә куллана белергә тиеш. «Ел укытучысы», «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Педагогик дебют» һәм «Ел тәрбиячесе» һөнәри конкурслары яшь педагогларның да, зур эш стажы булган педагогларның да һөнәри талантларын ачу өчен бик яхшы мәйданчык булып тора. Быел конкурс финалына 55 педагог үтте: 45 — «Ел укытучысы» номинациясендә, 21 — «Педагогик дебют» номинациясендә. Алар мәктәп, муниципаль һәм зона этапларын уздылар. 20-23 март көннәрендә Казанда катнашучылар үз дәресләрен күрсәттеләр, «Тәрбия вакыйгасы» сынавын үттеләр, «Мастер-класс» үткәрделәр, «Ел укытучысына сорау» матбугат конференциясендә катнаштылар. «Ел укытучысы-2023» Бөтенроссия конкурсының республика этабы нәтиҗәләре буенча Шингариева Алсу Рифкать кызы, Зәй шәһәренең 3нче мәктәп география укытучысы, Татарстан Республикасының иң яхшы 15 укытучысы исемлегенә керде. «Ел тәрбиячесе-2023» Бөтенроссия конкурсының республика этабы нәтиҗәләре буенча «Василек» балалар бакчасы тәрбиячесе Исштанова Светлана Михайловна Татарстан Республикасының иң яхшы 20 тәрбиячесе исемлегенә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International