Зәйдә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрбиләр белән очрашу узды

2023 елның 24 марты, җомга

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында кыска вакытлы ялга кайткан, өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрбиләр белән очрашу узды. Очрашуда мобилизацияләнгән хәрбиләрнең һәм иреклеләрнең гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариаты вәкилләре, активистлар һәм волонтерлар, иҗтимагый берләшмәләр әгъзалары катнашты.

Очрашу барышында мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды, зәйлеләрнең нинди ярдәм күрсәтүләре, гуманитар ярдәмнең чираттагы йөген формалаштыру буенча нинди эш алып барылуы турында сөйләделәр, хәрбиләрнең сәламәтлеге һәм теләкләре белән кызыксындылар.

Хәрби хезмәткәрләр аларга һәм гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр һәм туган шәһәрләреннән килгән гуманитар ярдәмнең аеруча мөһимлеген ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International