19 мартта Казан шәһәрендә «Локомотив» стадионының Юдино бистәсе чаңгы трассасында 48 нче Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны узды.
Ярышлар дүрт дистанциядә үткәрелде. 2011 елда туган яшь чаңгычылар 5 км трассаны үтте, ә аларның өлкән иптәшләре 10, 20 һәм 30 км дистанцияләрдә көч сынашты.
Ярышларда Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге мәктәптә тәрбияләнүчеләр катнашты. 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында 30 км дистанциядә Вадим Бирюков 1 урынны яулады. 2007-2008 елгы егетләр арасында 20 км дистанциядә Нехаев Данил 3 урынны алды. 2007-2008 елгы кызлар арасында 10 км дистанциядә Козенкова Софья 3 нче урынга лаек булды.