Зәйдә "Нәүрүз" бәйрәме узды

2023 елның 18 марты, шимбә

Бүген «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында «Нәүрүз» бәйрәме узды. Бәйрәм кунакларын халык уеннары, җырлар һәм авыл җирлекләре әзерләгән милли ризыклар, ботка һәм плау белән каршы алдылар. Балалар өчен күңелле уеннар оештырылды, бәйрәмдә катнашучыларга театральләштерелгән тамаша һәм бәйрәм концерты күрсәтелде. Бәйрәм ярминкәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар үзләре җитештергән продукцияне сатты. Район җитәкчелеге исеменнән зәйлеләрне бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич котлады. Нәүрүз-яңа тормыш башлануын һәм язның килүен символлаштырган иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Татарстанда Нәүрүзне билгеләп үтү традициясе чагыштырмача күптән түгел – якынча 20 ел элек яңадан торгызылды. Бу игелек һәм яз бәйрәме безнең районда һәм республикада да иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International