Зәйгә монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкиле килде

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Зәйгә эш визиты белән монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов килде.

Планлы визит җирле үзидарә органнары һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре белән очрашудан башланды. Район оешмалары вәкилләре, эшмәкәрләр монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасарына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм сатып алуларга, сатуларда катнашуга, контракт шартларын үтәүгә кагылышлы сорауларына тулы җаваплар алдылар.

7нче мәктәптә Алмаз Яфизов X-XI сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде, анда өлкән сыйныф укучылары монополиягә каршы хезмәтнең төп бурычлары һәм функцияләре турында белделәр. Алмаз Альбертович аларның нинди мәсьәләләрне хәл итүләре, гражданнарның шикаятьләрен карау һәм закон бозуларны туктату турында җентекләп сөйләде. Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт эшчәнлеге белән танышу презентацион материаллар һәм ведомство практикасыннан мисаллар кулланып узды.

- Күпләр, бигрәк тә мәктәп укучылары, монополиягә каршы хезмәтнең нәрсә икәнен һәм аның ничек эшләвен күз алдына да китерә алмый. Без үз алдыбызга районнарга бару һәм укучыларга бу эшчәнлек, аның мөһимлеге турында сөйләү максатын куйдык. Икътисад базарында көндәшлеккә сәләтлелек, бәяләрне ничек контрольдә тоту, бюджет акчалары ничек җыелу һәм бүленү - бу мәгълүмат бүгенге укучылар өчен бик мөһим, чөнки алар иртәгә үк үзләренең хезмәт эшчәнлекләрен, һөнәри юлларын башлаячаклар, - диде Алмаз Альбертович.

Алмаз Яфизовны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Розалия Архипова һәм район башкарма комитеты белгечләре озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International