Зәйнең хатын-кызлар волейбол командасы Спартакиадада 2 урынга чыкты

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе
2 декабрьдән 4 декабрьгә кадәр Зәй шәһәренең «Старт» спорт-савыктыру комплексында авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XIX Спартакиадасы зачетына (2 зона) волейбол буенча чемпионат узды. Ярышларда 8 команда: Азнакай, Актаныш, Әлки, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман, Спас муниципаль районнары катнашты. Зәй районы командасы 2 нче урынны алды, тренеры- Галләмов Альберт Галимович. 1-4 урын алган командалар финалга чыкты, ул 2022 елның 16-18 декабрендә Мамадыш шәһәрендә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International