Район башлыгы православие динендәге зәйлеләрне Хачману бәйрәме белән котлады

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген православие динендәге зәйлеләр Хачману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан район гыйбадәтханәләрендә гыйбадәтләр узды һәм су яктыртылды. Зәй-2 микрорайонының әйләнеп үтүче юлында урнашкан "Изге чишмә" дә көндезге 11 сәгатьтә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында бәйрәмнең рәсми өлеше узды. Разиф Галиевич руханиларны, чишмәдән изгеләндерелгән су җыярга килүчеләрне һәм барлык зәйлеләрне шушы изге бәйрәм белән котлады. "Хөрмәтле зәйлеләр, православие христианнары! Сезне чын күңелдән якты һәм шатлыклы бәйрәм - Хачману бәйрәме белән котлыйм! Бу шатлыклы бәйрәм көнендә сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык, игелек һәм иминлек телим!» ,- диде Рәзиф Галиевич. Дин тотучыларга бирегә килергә уңайлы булсын өчен, 4 нче маршрут автобусының чишмәгә керүе оештырылды, киенү өчен ике зур автобус куелды. Төп гөмбәз янында кичкә кадәр ашыгыч ярдәм, эчке эшләр бүлеге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International