Зәй егетләре һәм кызлары җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы кышкы беренчелеге призерлары булдылар

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

3-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2005-2006, 2007-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының кышкы беренчелеге булып узды. Ярышларның беренче көнендә : 400 м дистанциядә Устимкина Мария (2005 елда туган) 1500 м дистанциядә үз яшь категорияләрендә 1 урын, Волков Богдан (2006 елгы) 1 урын, Шәрәфиев Адель (2006 елгы) 2 урын, Әгъләмов Рифат (2008 елгы)1 урын алды. Ярышларның икенче көнендә 800 м дистанциядә Устимкина Мария (2005 елгы) 1 урын алды; 2000 м дистанциядә Волков Богдан (2006 елгы) 1 урын, Шәрәфиев Адель (2006 елгы) 3 урын алды, Әгъләмов Рифат (2008 елгы) 1 урын, Алава Руслана (2008 елгы) 2 урын алды. Шулай ук Устимкина Мария 4х200 м эстафетасында Түбән Кама шәһәре белән берләшкән команда составында 1 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International