Зәйнең "Яңарыш" паркында агач утырту дәвам итә

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе
Зәйдә «Яңарыш» паркында агач утырту дәвам итә. Бүген бу территориядә тагын 120 агач утыртылды: 35 каен һәм 85 данә мамык чыгармый торган гибрид тирәк. Агач утыртуда 40ка якын кеше катнашты, алар арасында: район башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Садретдинов, район Советы һәм Башкарма комитеты, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, физкультура, спорт һәм туризм идарәләре хезмәткәрләре, шулай ук волонтерлар. «Яңарыш» паркында агачлар утырту 2022 елның язында дәвам итәчәк. Вакыт узу белән территориядә алмагачлар һәм миләшләр барлыкка киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International