Сирәк китап музей экспонаты булды

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе
Рөстәм Гайнетдинов зәйлеләргә районыбызда космик корабль төшү вакыйгасын өйрәнүчеләрнең берсе буларак таныш. Федераль иминлек хезмәтенең Чаллы бүлеге музеен оештыручы буларак, ул КГБ архивларындагы документларны өйрәнә, Мәскәү белгечләре белән элемтәгә керә, Казан һәм Зәйдәге вакыйга шаһитлары, шул исәптән безнең туган якны өйрәнүче В.С. Малахов белән очраша. Фактларны, шаһитларның истәлекләрен чагыштырып, ул әлеге тарихи вакыйганы дөрес һәм төгәл сурәтли. Автор шулай ук районыбызның икенче тарихи вакыйгасы - «Сәнәк сугышын» тикшерүгә дә зур өлеш кертә, ТАССР КГБ архив документларына нигезләнгән «Заман белән бергә, төбәк тарихы белән» дигән китабында аны җентекләп тасвирлый. Күптән түгел авторның «Минем ностальгик этюдларым» исемле яңа китабы дөнья күрде. Гайнетдинов Рөстәм Бәдретдин улы 1957 елда Казанда туган, КДУның тарих-филология факультетын, КГБ СССР Югары мәктәбе аспирантурасын тәмамлаган, тарих фәннәре кандидаты, Россия Хәрби-тарих академиясе әгъза-корреспонденты, хәзерге вакытта ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының гамәли тикшеренүләр һәм проектлар бүлеге мөдире булып эшли. Авторның яңа китабы туган тамырлары, үткән совет чоры, аның кешеләре, вакыйгалары турында. 40лап әдәби этюд «Яраткан шәһәрләр», «Вакыт сынамышлары», «Замандашларым», «Мин һәм заман» кебек бүлекЛәргә тупланган. Китап бик җанлы һәм үтемле тел белән язылган, бер сулышта укыла, ләкин шул ук вакытта этюдлар зур тарихи эчтәлеккә һәм тирән мәгънәгә ия. Биредә Иске Казан, КАМАЗ һәм Яр Чаллы төзелеше, Ташкентта уку, Әфганстандагы консультантларыбызның көнкүреше һәм эшчәнлеге, балачак хатирәләре, студент еллары, кеше язмышлары, авторның тормышында мөһим роль уйнаган шәхесләр тасвирлана.… Китап бик җылы хисләр калдыра. Чор китте, заман китте, шәхесләр китте, әмма истәлекләр яши, хәтер яши. Автор үзенең шәхси кичерешләрен һәм шул заман рухын бик төгәл тапшыра. Кызганычка каршы, гади укучы китап кибетләре киштәләрендә яки китапханәдә бу китапны таба алмаячак. Тираж нибары 500 данә. 2021 елның 13 октябрендә Казан шәһәрендә ТР Президенты Аппараты бинасында узган очрашуда автор бер китабын Зәй туган якны өйрәнү музеена бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International