Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов тавыш бирүдә катнашты

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

Бүген, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларның өченче көнендә, 1451нче сайлау участогына район башлыгы Разиф Кәримов килде. Традиция буенча, Разиф Галиевич сайлауларда  тормыш иптәше белән  бергә катнаша.  Алар барлык сайлаучылар кебек үк, керү юлында медицина контроле узды. Тавыш биргәннән соң, Разиф Галиевич массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән аралашып алды.  - Шәһәр һәм район сайлау участокларында, ә алар бездә нибары 64 һәм беренче ике көндә аеруча активлык сизелде, һәм бүген калган сайлаучылар үз тавышларын республикабыз һәм тулаем илебезнең киләчәге өчен бирергә бара. Сайлау участогына һәркем районыбызның киләчәге өчен дә зур җаваплылык хисе белән килә, - дип билгеләп үтте район башлыгы. Исегезгә төшерәбез, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар, Роспотребнадзор рекомендацияләрен, җәмәгатьчелек фикерен сораштыруны исәпкә алып, бу юлы өч көн дәвамында: 17, 18 һәм 19 сентябрь көннәрендә оештырылды. Бүген, сайлауларның соңгы көнендә, сайлау участоклары 20: 00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Барлык сайлау участокларында да эш закон кысаларында оештырылган, сайлаучыларның террорчылыкка каршы, янгын һәм санитар иминлеген тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Шәһәр һәм районның 64 участогында кандидатлар һәм сәяси партияләр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнгән 350дән артык күзәтүче бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International